Әле төгәл генә белмиләр
Билгеле булганча, быел балалар бакчаларына түләүләр артты. Шул уңайдан республикада аз керемле гаиләләр өчен өстәмә компенсация билгеләнде. Әти-әниләргә акчаны февраль аенда түли башларга вәгъдә иткәннәр иде. Компенсация аларның хәлен бераз булса да җиңеләйттеме икән?
Шунысын әйтергә кирәк: моңа кадәр 1 балага – 20, икенчесенә – 50, өченчесенә 70 процент күләмендә түләнә торган төп компенсация саклана. Ә өстәмәсе гаилә кереме 20 мең сумга кадәр булганнарга гына бирелә. Байларга исә дәүләт ярдәм күрсәтергә җыенмый.
– Февраль аена китерелгән мәгълүматларга караганда, балаларын бакчага йөрткән ата-аналардан, өстәмә компенсация алу өчен, 88 мең 752 гариза кабул ителгән. Март аендагы исәп-хисаплар буенча, ул 84 мең 956 балага түләнгән. Аның уртача күләме 655 сум 17 тиенне тәшкил итә, – дип белдерделәр Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау министрлыгының матбугат үзәгендә.
Гариза бирүчеләрнең иң азы Казанга туры килсә, Чүпрәле, Апас, Теләче районнары активлык күрсәткән. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 65 процентының җан башына кереме – 10 мең сумга кадәр, 24 процентыныкы – 10-15, 10 процентыныкы – 15-20 мең сум.
Матди ярдәм күрсәтү һәм компенсацияләр түләү буенча республика үзәгенең Теләче бүлеге мөдире Фәрит Нигъмәтҗанов белдергәнчә, районда 438 кеше өстәмә компенсация алу өчен гариза тапшырган. Аның уртача күләме – 580 сум. “Бакчаларга бәяне күтәрмәсәләр, яхшырак булыр иде. Ә инде компенсация билгеләүне кирәк дип саныйм. Чөнки авыр хәлле гаиләләр дә бар. Бер гаиләдән бакчага ике бала йөрсә, ким дигәндә 4 мең сум түләргә кирәк. Аның янында башка түләүләр дә бар. Шулай итеп, гаиләдәге бер кешенең акчасы шуңа китә. Бакчаларга барып әти-әниләргә аңлату эшләре алып бардык. Килмәгәннәр мәгълүматсыз калды“, – ди ул.
– Яңа елга кадәр 1 мең сум түли идем, хәзер 2100 сум. Бакчага әлегә бер балам гына йөри. Кечкенәсе 8 айлык. Социаль яклау бүлегендә, бер балаңа 20 процент кына субсидия тиеш, диделәр. Мин аны аңлап та бетермәдем. Бары 200 сум гына субсидия акчасы алдым. Гаиләдә керем җан башына 6 мең тирәсе генә булгач, яшәргә җиңел түгел, – ди улын башкалабыздагы 327 нче бакчага йөрткән Зәлия Гыйльманова. Ә менә дүрт бала анасы Нәзирә Рәхмәтуллина гаиләсенә бәя арту авырлык тудырмаган. Моңа кадәр ул Гомәрне бакчага йөрткән өчен 850 сум түләсә, хәзер 1 мең сум. Аларның гаилә кереме ун мең сумга кадәр санала.
– Яңа елга кадәр 1200 сум түләсәк, бүгенге бәя 2200 сумга җитте. Аның каравы хезмәт күрсәтүнең сыйфаты артмады. Түгәрәкләр юк. Әлегә компенсация алмадым. Февраль ахырында күчмәгән иде әле, – ди Гөлнур Мөхәммәдиева.
Бүген күпчелек гаиләләр ипотека, машина кредитларына “баткан”. Ә коммуналь хезмәтләргә түләү кәгазе ай саен вакытында килеп җитә. Әти-әниләр арасында, компенсация алганчы, башта взносны түләргә кирәк, шуңа күрә авыррак, диючеләр дә булды. Кайберләре бөтенләй документ тапшырмаган: яңа бәяләр “тешли” башлагач кына социаль яклау бүлекләренә барырга кирәклеген аңлаганнар.
Кыскасы, февраль аенда түләнә башлаган субсидиянең күләмен күпләр төгәл генә әйтә алмый. Кемдер әле банкка барып җитә алмаган, кемдер саклык кенәгәсенә башка төрле субсидияләр күчү сәбәпле, аның күпме икәнен белми. Шунысын искәртергә кирәк: документларны ярты ел саен яңартып тору зарур.
Чыганак: http://www.vatantat.ru