Казан мәктәпләренә инклюзив белем бирү системасы кертелә
24 Mar, 2014 Гөлназ Талипова 0
Казанның Совет районы мәктәпләренә инклюзив белем бирү системасы тормышка ашырыла башлаячак. Бу хакта бүген Татарстан иҗтимагый палатасының киңәйтелгән утырышында хәбәр ителде.
Инклюзив белем бирү системасы физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның да махсуслашмаган гади мәктәптә белем алуын күздә тота. Белгечләр фикеренчә, мәктәптә укучы балаларда сәламәт булмаган балага карата кызгану, хәленә керү кебек сыйфатларга барлыкка килә. Бу исә мөмкинлекләре чикләнгән балага җәмгыятькә яраклашырга ярдәм итә.
Чыганак: http://www.vatantat.ru