Укытучыларның хезмәт хакы БДИ нәтиҗәләренә бәйле булачак
Җомга көнне Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы “Мәгариф” милли проекты үтәлеше буенча беренче нәтиҗәләрен чыгарды. Берничә регион вәкиле үзенчәлекле тәкъдим керткән. Алар уйлавынча, укытучыларның хезмәт хакы алар укыткан укучыларның уңышына бәйле булырга тиеш.
Псков өлкәсе губернаторы Михаил Кузнецов һәм “Эврика” исемле мәгариф сәясәте мәсьәләре институты ректоры Александр Адамский, үз чиратында, Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре укытучыларның квалификациясе, димәк аларның хезмәт хакына йогынты ясарга тиеш, дип уйлый. Тагын бер тәкъдим – бик тиздән укытучылар квалификацияләрен һәр ике ел саен күтәрергә мөмкин.
Бу яңалыклар агымдагы елның 1нче сентябреннән эксперемент рәвешендә кертелгән хезмәт хакын түләү системасының бер өлеше булыр, дип көтелә.
Чыганак: www.5ballov.ru