Г.Тукай исемендәге премиянең күләме 500 мең сумга кадәр күтәрелгән
18 Mar, 2014 Гөлназ Талипова 0
Мондый карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.«Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә уңышка ирешүчеләрне бүләкләүдә дәүләт системасын, сәнгать эшчәнлеген камилләштерү максатында, Татарстан Президентының 2004 елның 31 декабрендә чыккан “Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе” Карарының беренче пунктындагы икенче абзацтагы “һәркайсы 300 мең сум” дигән сүзләрне “һәркайсы 500 мең сум" дип үзгәртергә», - диелгән документ текстында.
Әлеге карар Татарстан Президенты сайтында урнаштырылган.
Чыганак: http://matbugat.ru