“Кеше булып кала бел!” темасына Т. Миңнуллинның “Акбур” хикәясе аша бәйләнешле сөйләм үстерү (хикәя “тукталышлар” алымы белән укыла)
18 Mar, 2014 Гөлназ Талипова 1
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Арча районы Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Ләйсән Фоат кызы
Максат:
- Укучыларның татар телендә аңлаешлы, үтемле һәм әдәби телдә фикерли белү күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү.
- Т.Миңнуллин шәхесе, аның әсәрләре аша китап укуга кызыксыну тәрбияләү.
- Укучыларның “Кылган гамәлләрең өчен үкенерлек булмасын! Нинди генә очракта да Кеше булып калырга кирәк!” фикерләре аша дөрес нәтиҗә ясый алуларына ирешү.
Җиһазлау: проектор, презентация, Айрат Сафин башкаруында “Яшә җирдә эз калдырып” җырына үзебез төшергән клип, китаплар күргәзмәсе, чабата, тула оек, бишмәт.
Материал: татар теленең аңлатмалы сүзлеге, Т.Миңнуллинның “Акбур” хикәясе
Дәрес төре: “тукталышлар” алымы аша сөйләм үстерү дәресе
(Автордан: әлеге алым белән дәрес уздыру өчен укучыларга таныш булмаган хикәя алына. Хикәя бик озын да булмаска тиеш, шулай ук анда “тукталышлар” да ясау мөмкинлеге булырга тиеш. Т.Миңнуллинның “Акбур” хәкәясе әлеге алым белән уздыру өчен менә дигән хикәя!)
Ресурс төре:
Предметлар:
Фикерләр
Вәлиева Ләйсән
1 Сентябрь, 2014 - 22:37
Permalink
Рәхмәт зур итеп!!!
Хөрмәтле Раил әфәнде! Сайтның яңа имиджы бик ошады. Бигрәк молодцы инде сез. Ә сертификат өчен бик зур рәхмәт, безне күргәнегез, хезмәтебезне бәяләгән өчен зур рәхмәт яусын. Бергә-бергә эшләргә язсын. Барыгызны да Белем бәйрәме белән!!!!