“МаРс Дискавери Дистрикт” - венчур идеяләр һәм аларны гамәлгә ашыру арасында күпер салучы уникаль проект, диде Илдар Халиков
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Торонтода “МаРс Дискавери Дистрикт” фәнни-тикшеренү оешмасында булды.
Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Хөкүмәте җитәкчесе Канадада эш сәфәрендә.
“МаРс Дискавери Дистрикт” фәнни-тикшеренү оешмасының халыкара хезмәттәшлек буенча җитәкчесе – директор Эрл Миллер сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул шулай ук, Татарстан Республикасы делегациясен кабул итү зур горурлык дип белдерде һәм Татарстанның мәгариф өлкәсендә зур уңышларга ирешүен билгеләп үтте.
Миллер әфәнде “МаРс Дискавери Дистрикт” оешмасы тарихы белән таныштырды, хәзер компания 1910-1913 елларда төзелгән тарихи бинада урнашкан. Нәкъ биредә инсулин уйлап чыгарылган һәм беренче инъекция ясалган. 1923 елда Фредерик Бантингка һәм Джон Маклеодка инсулинны ачкан өчен физиология һәм медицина өлкәсендә Нобелев премиясе бирелгән.
Илдар Халиков инвестицион проектларга шәхси компанияләр һәм дәүләт акчалары чагыштырмасы белән кызыксынды. Эрл Миллер акчаның күп өлеше шәхси инвесторлардан дип белдерде.
Татарстан Республикасы делегациясе шәхси компанияләр урнашкан лабораторияләрне карады. Шулай ук Татарстан делегациясе әгъзалары программа һәм ИТ-технологияләр өлкәсендә эшләнмәләр ясала торган МаRs Commons бүлегендә булды.
“МаРс Дискавери Дистрикт” - венчур идеяләр һәм аларны гамәлгә ашыру арасында күпер салучы уникаль проект, диде Илдар Халиков. “Без бу эшкә өйрәнәчәкбез”, - дип белдерә ТР Премьер-министры сүзләрен республика Президенты матбугат хезмәте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru