"Әлмәндәр улы" Ирек Баһманов турында китап чыкты
17 мартта 17 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов белән иҗади очрашу һәм артистның “Әлмәндәр улы” китабын тәкъдир итү кичәсе була. Керү ирекле.
2013 елда нәшер ителгән “Әлмәндәр улы ” китабы Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов иҗатына багышлана. Китапның идея авторлары һәм проект җитәкчеләре - Шамил Закиров һәм Илфир Якупов. Китапта Татарстанның халык артисты Ирек Баһмановның гомер мизгелләре, иҗат сәхифәләре чагылдырган язмалар урын алган; дусларының, хезмәттәшләренең соклану – горурлану хисләре белән сугарылган истәлекләре, журналистларның әңгәмәләре дә тупланган.
Артист хакында
1932 елның 6 январенда Әлмәт шәһәрендә туа. 1951-1954 елларда — Төньяк флотта диңгезче, 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Республика күчмә театрында эшли башлый. 1964 елдан — Татар академия театрында.
Ирек Вәли улы Баһманов 300 дән артык төрле характерлы образлар иҗат итүче танылган артист. Аның геройлары күбесенчә зыялылар, тотнаклы, тыйнак, фикер ияләре.
Чыганак: http://matbugat.ru