Разил Вәлиев: “Мәгарифсез киләчәк юк, ә мәгариф укытучылардан башка үсә алмый”
Кичә ТР Дәүләт Советында мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы үтте. Көн кадагына педагогик кадрларны әзерләү һәм яңабаштан әзерләү мәсьәләләре чыгарылды. Утырышны комитет рәисе Разил Вәлиев үткәрде.
Аның сүзләренчә, соңгы берничә елда мәгариф системасында яхшы якка берникадәр үзгәрешләр күзәтелде: “Бәләкәч”, “Киләчәк” (“Будущее”) республика программалары, федераль һәм республика дәрәҗәләрендәге мәгариф турындагы законнар кабул ителде. “Без аерым игътибарны педагогик кадрларны әзерләү һәм яңабаштан әзерләүгә юнәлтәчәкбез”, - диде ул.
Педагогларны әзерләү турындагы доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, педагогик югары уку йорты яки колледжы тәмамлаган студентның мәктәпкә укытырга әзерлекле булып килүе мөһим. Иң беренче чиратта, бу – фәнне белү, заманча технологияләр һәм методиканы, психологик алымнарны куллана алу. Энгель Фәттахов ассызыклаганча, хезмәт хакын күтәрүгә дә карамастан, укытучылар составын яшәртү процессы акрын бара. Шулай ук муниципалитетларда 1402 педагог җитми, нигездә, бу – физика һәм математика укытучылары. Тагын бер проблема – югары уку йортларында татар телендә дә белем бирә алырдай белгечләр әзерләү.
2014 елда 15 мең 249 хезмәткәр төрле юнәлешләрдә квалификациясен күтәрер дип планлаштырыла.
ТР Дәүләт Советы депутаты, Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр институты ректоры Фәйрүзә Мостафина сүзләренчә, барлык укытучыларны да кабат әзерләү кирәкми – еш кына педагогларның мотивацияләре юк.
КФУда педагогик кадрларны әзерләү, яңабаштан әзерләү һәм квалификациясен күтәрү турында КФУның мәгариф буенча эшчәнлеге проректоры Рияз Минзарипов сөйләде. Әлеге югары уку йортында 6 меңнән артык педагогны укыталар. Белгечләрне теоретик, фундаметаль һәм гамәли яктан әзерлиләр.
“Мәгарифсез киләчәк юк, ә мәгариф укытучылардан башка үсә алмый”, - дип ассызыклады Разил Вәлиев, утырышка нәтиҗәләр ясап. Депутат фикеренчә, балаларны тәрбияләү һәм укытучы һөнәренә хөрмәт хисе формалаштыру мәктәптән түгел, балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш: балалар педагогның хезмәте ни дәрәҗәдә мөһим, җаваплы һәм авыр булуын аңлап үсәргә тиеш.
Фикер алышулар буенча нәтиҗәләр ясалып, ТР Министрлар кабинетына, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, педагогик кадрларны әзерләүче һәм яңабаштан әзерләүче белем бирү оешмаларына киңәш-тәкъдимнәр тапшырылды.
Моннан тыш, утырышта 2014 елның II кварталына эш планы кабул ителде, дип хәбәр итә Республика парламентының җәмәгатьчелек белән багланышлар һәм ММЧ бүлеге.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru