Халыкара тел үзәгендә быелгы беренче сессия узды
Татарстан башкаласының 19 нчы гимназиясе каршындагы “LF School” үзәгендә шушы көннәрдә инглиз теленнән халыкара имтихан кабул итү буенча быелгы беренче сессия узды. Үзәктән хәбәр итүләренчә, 2014 ел дәвамында барлыгы шундый 6 имтихан сессиясе үткәреләчәк. Чираттагысы 5 апрельгә билгеләнгән.
Мәгълүм булганча, Хөкүмәт грантларында катнашырга теләк белдергән, чит ил уку йортларында стажировка узарга әзерләнгән, инглиз телендә югары белем алырга теләгән студентларга, аспирантларга, фәнни хезмәткәрләргә телне белү дәрәҗәсен рәсми раслаучы халыкара имтихан (IELTS) тапшырырга кирәк. Шундый халыкара тел имтиханын кабул итү үзәге инде берничә ел дәвамында Казанның 19 нчы гимназиясе базасында эшләп килә. “LF School” үзәгендә татарстанлылар гына түгел, күрше төбәкләр вәкилләре дә шөгыльләнә. 2013 ел дәвамында биредә тел курсларын барлыгы 348 кеше узган, 208 кеше сынауны уңышлы үткән. Шуларның 79 проценты имтиханны чит илдә укуларын дәвам итү өчен тапшырган булса, калганнары – перспективалы эшкә урнашу һәм читкә яшәргә китү максатыннан.
Чыгаанк: http://tat.tatar-inform.ru