belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Intertat.ru редакциясе яңа бәйге игълан итә

Intertat.ru редакциясе яңа бәйге игълан итә

11 Mar, 2014 Гөлназ Талипова 0
Яңалык
belem.ru яңалыклары

Интернет! Интертат! Мәгълүмат! Яз! Ярату! Шушы сүзләрне кертеп өч-дүрт куплетлы шигырь язган авторны эзлибез.

Бәйгегә килгән барлык әсәрләр газетабыз битендә урын алачак. Ә иң яхшы дип табылган шигырьләр авторларын, гадәттәгечә, бүләкләр көтә. Беренче урынны яулаучыларга Казан театрларына һәм Милли музейга ике кешелек билет тапшырылачак.

Бәйгенең җиңүчеләре берничә номинациядә билгеләнәчәк:

- Иң креатив шигырь
- Иң лирик шигырь
- Иң кызык шигырь

Күңел дәфтәреңдәге шигырь кыйпылчыкларын саклап ятма! Тот та безгә – intertat.baige@mail.ru адресына җибәр. Бәйге март ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Шунысын да әйтеп узыйк, 1 март көнне Intertat.ru - республиканың беренче татар электрон газетасы чыга башлауга 12 ел тулды. Безнең шигъри бәйге шушы уңайдан уздырыла.
... Бергә булыйк, бердәм булыйк, дуслар!

Чыганак: http://www.intertat.ru/tt

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 11.03.2014 - 17:22):https://belem.ru/node/5057