Биектау районы Олы Битаман урта мәктәбендә сыйныфташлар очрашты
11 Mar, 2014 Гөлназ Талипова 0
Биектау районы Олы Битаман урта мәктәбендә күңелле кичә булып узды. Бу матур традиция 4 ел дәвам итә инде. Быел да мәктәпне 20, 25, 30, 35, 40 һәм 45 ел элек тәмамлаганнар үзләренең укытучылары, сыйныфташлары белән очрашты. Кунаклар үзләренең тормышлары белән таныштырып үтте, иркенләп аралашты.
Яшьлегебезгә кире кайткан кебек булдык. Укытучыларыбыз биргән ныклы белем, тәрбия безнең тормышыбызны гомер буе алга алып барды, дип, кичәне оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр алар. Бакыйлыкка күчкән мөгәллимнәрне дә искә алдылар.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru