Әлмәт студентларның хезмәт отрядлары яңа сезонга әзерләнә
11 Mar, 2014 Гөлназ Талипова 0
Әлмәт каласының Яшьләр үзәгендә “Студентларның хезмәт отрядлары – гармонияле шәхес үсешенә һәм җәмгыятьнең савыгуына ирешү юлы” дигән темага матбугат конференциясе үтте.
Журналистларның сорауларына Әлмәт дәүләт нефть институтының профком рәисе Гөлнара Борһанова җавап бирде. Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының практика мөдире Клара Минһаҗова студентларның хезмәт отрядлары белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашты. Төрле эшләрдә эшләгән берничә студент үзләренең эш тәҗрибәләре, тәэсирләре турында сөйләделәр. Студентларның хезмәт отрядлары, киләчәктә уңышлы эшләп китү өчен, бик яхшы әзерлек мәйданы булып тора, яңа сезонга хәстәрлекләр башланды, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары”.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru