Кама Тамагы. Оптимальләштерү һәм яңа мәктәп ачылу
28 Jul, 2008 Сылу 0
Жомга көнне Татарстан Республикасының Президенты Минтимер Шәймиев Кама Тамагында булды.
Яңа уку елыннан Кама Тамагы балаларын яңалык көтә. Бер үк бинада урнашкан балалар бакчасы һәм урта мәктәп ишекләрен ачачак.
Бүгенге көндә исә республикабызның әлеге районында барлыгы 34 гомуми белем бирү мәктәбе (бу 16 урта, 3 төп, 15 башлангыч мәктәп, 25 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы) эшли.
Шулай ук тиздән Кама Тамагы муниципаль районының мәгариф системасында да оптимальләштерү процессы башланачак.
“Татар–информ” мәгълүматлары файдаланылып әзерләнде