Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институтында ректор алышынды
Дүшәмбе, 3 март көнне Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры вазифаларын Равил Хәмитов башкара башлады.
Моңа кадәр ул Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе булып эшләгән. Безнең чыганаклар буенча, министрлыкта аның урынын Балтач районының мәгариф бүлеге җитәкчесе алачак. Ә Мәгарифне үстерү институтының элекке ректоры Фәнүзә Тарасова КФУга китәчәк дигән сүзләр йөри. Әлегә ул институтта инглиз теле кафедрасының җитәкчесе булып калган.
Яңа ректор Равил Хәмитов Мәгарифне үстерү институтында яңа кеше түгел. 1999-2007 еллар дәверендә ул лаборатория, кафедра мөдире вазыйфаларын башкара. 2007-2008 елларда Мәгарифне үстерү институтының мәгълүматлаштыру һәм дистанцион укыту буенча проректоры булып эшли.
Чыганак: http://intertat.ru/tt