Казанның иң яхшы укытучысына акчалата бүләк тапшырылды
4 Mar, 2014 Гөлназ Талипова 0
Ел саен уздырыла торган бәйгедә Миләүшә Камышина җиңү яулады. Ул Мәскәү районының 122нче гимназиядә математика укытучысы булып эшли.
Миләүшә Камышинага Казанның иң яхшы укытучысы – 2014 исеме бирелде һәм 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.
Бәйгедә икенче урынны Совет районының 79нчы мәктәп укытучысы – Рада Захарова, өченче урынны 52нче гимназиядә башлангыч сыйныф балаларын укытучы Альбина Прошина алды.
Чыганак: http://intertat.ru/tt