Әдәби уку дәресенә технологик карта (2 нче сыйныф, УМК “Перспектив башлангыч мәктәп”)
3 Mar, 2014 Гөлназ Талипова 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы МБГБУ “Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе”нең “Иске Кишет башлангыч гомуми белем мәктәбе филиалының башлангыч сыйныфлар укытучысы Ситдыйкова Миләүшә Әсхәдулла кызы
Сыйныф: 2
Предмет: әдәби уку
Тема: Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр (З.Мансур “Кырмыска һәм малай”)
Максат:
- текстта ориентлашырга һәм шигырьнең төп фикерен ачыкларга өйрәтү; бөҗәкләр турында әдәби әсәрләр белән таныштыру.
- сөйләм телләрен баету, аңлап уку күнекмәләре формалаштыру; хәтерне, сөйләмне, фикерләүне үстерү; күзәтүчәнлекне, кызыксынучанлыкны үстерү;
- шигъри әсәрләр укуга кызыксыну уяту, поэзиягә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, дуслык, татулык, ярдәмчеллек кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.
Предмет буенча нәтиҗәләр:
- яңа мәгълүматлар туплауда дәреслек һәм хрестоматия белән эшли белү;
- йөгерек уку, тыңлау, ишеткәннәрнең асылына төшенү;
- әдәби әсәр герое белән бәйле төрле эстетик һәм әхлакый ситуацияләрдә үз фикереңне җиткерү.
Төп төшенчәләр: ярдәмчеллек, чын дус, бердәмлек, күмәк көч.
Пространство оештыру: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш
Чыганаклар: Әдәби уку, 2 класс, 1 нче кисәк, 85-88 б. Дәреслек-хрестоматия, 45-46 б.
Җиһазлау: Презентация Power Point – “ Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр.”
Предметара бәйләнеш: русский язык, литературное чтение, татар теле, әдәби уку, математика, әйләнә-тирә, музыка, ИЗО, физкультура.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Әдәби уку дәресенә технологик карта (2 нче сыйныф, УМК “Перспектив башлангыч мәктәп”) | 31.74 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: