Илһам чишмәләре тынмасын! (Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 50 ел тулу уңаеннан басылып чыккан "Илһам чишмәләре" җыентыгын тәкъдир итү тантанасы)
Кичә барышы
"Бер тауда ун чишмә" җыры яңгырый. Сәхнәгә ике укучы егет белән алып баручы чыга.
Алып баручы. Безнең төбәктә "җир мае" турында беренче мәртәбә бик күптән, 1637 нче елгы тарихи чыганакларда ук телгә алына. Шул көннән башлап нефть ятмаларын өйрәнергә һәм чыгарырга теләүчеләр булса да, "Татарстан нефте" дигән сүзләр Бөек Ватан сугышы елларында гына еш ишетелә. 1943 нче елда Шөгер янындагы 1 нче скважинада 648 метр тирәнлектән нефть фонтаны бәреп чыга. Гариф Хәмидуллин җитәкләгән бораулаучылар бригадасының бу җиңүе фронттагы җиңүдән ким булмый .
1 егет. Бу фонтан республикабызда дөньядагы иң зур нефть катламы ятканын искәртүче фонтан була. Ул Татарстанның данын еракларга тарата һәм таратуын дәвам итә. Бүген "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте – иң зур компанияләрнең берсе, республикабызның терәге, ышанычы, көче.
2 егет. 2013 нче елда зурлап Татарстан нефтенең 70 еллык юбилее билгеләп үтелде. Бу тантанага "кара алтын башкаласы" булган Әлмәт шәһәренең 60 еллык, Әлмәт Язучылар оешмасының 50 еллык юбилейлары да кушылды. Шулай итеп,
Бергә: Ямь өстенә ямь, бәйрәм арты бәйрәм булды, дуслар.