belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Әвәләү (II кечкенәләр төркеме)

Әвәләү (II кечкенәләр төркеме)

26 Feb, 2014 Гөлназ Талипова 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ресурс авторы: 
1 категорияле тәрбияче: Галива Т.Ә.

2нче кечкенәләр төркемендә әвәләү занятиясе өчен эш программасы Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы” М.А.Васильева, В.В.Гербова, Т.С.Комарова ред. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2006 ел нигезендә төзелде.
Эш программасы төзүдә түбәндәге методик кулланмалар файдаланылды: Т.С.Комарованың “Занятия по изобразительной деятельности в детском саду” программасы. Программа әвәләү эшчәнлеген өйрәтүдә түбәндәге бурычларны күздә тота:

- әвәләү эшчәнлегенә кызыксыну тудыру;

- балчык, пластилинның, пластик массаның үзлекләре һәм әвәләү ысуллары турында күзаллауларын ныгыту;

- пластилин кисәкләрен туры һәм әйләнүле хәрәкәтләр белән әвәләргә, таякчыкны боҗра ясап тоташтыру, шарны басып учта яссыландыру;

- әвәләгән предметларны башы очлы таякчык белән бизәк төшерергә, 2-3 кисәктән торган предметларны, бер берсенә кысып ябыштыру юлы белән әвәләргә өйрәтү;

- пластилин белән пөхтә эш итәргә өйрәтү;

- әвәләгән предметны әвәләү тактасына кую;

- балаларны берничә кисәктән торган катлаулы булмаган предметлар әвәләргә өйрәтү;

- күмәк эшнең нәтиҗәсен күрүдән шатлану хисләре уяту.

Эш программасы 36 шөгыльгә исәпләнгән.

Шөгыль атнага 1 тапкыр, 15 минут, айга 4 тапкыр үткәрелә.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Әвәләү (II кечкенәләр төркеме)14.51 KB
Ресурс төре: 
Программа чарасы
Предметлар: 
Мәктәпкәчә тәрбия
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 01.03.2014 - 22:54):https://belem.ru/node/5007