Хәрби–кызлар
24 Jul, 2008 Сылу 0
Премьер–министр Владимир Путин “Оборона министрлыгында тәрбияләнүче кызлар пансионы” исемле Мәскәү кадет корпусын оештыру турындагы карарга кул куйды. Биредә хәрби хезмәттә һәлак булганнарның кызлары урта гомуми белем, хәрби хәзерлек алачак. Шулай Төньяк районнарда һәм кырыс табигать шартларында хезмәт итүче күп кенә башка хәрбиләрнең кыз балалары да кадетлыкка алыначак.
Корпуста 322 персонал һәм 840 кадет тупланыр, дип планлаштырылган. Инде ел ахырына яңа кадет корпусы ишекләрен 180 яшүсмер кыз атлап керәчәк.
Чыганак: window.edu.ru