“Без булдырабыз!” интеллектуаль–спорт уены
Татарстан Репсубликасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәктәптән тыш эш республика үзәге белән берлектә 2008 елның сентябрь 2009 елның май айларында “Без булдырабыз!” исемле III Республикакүләм интеллектуаль–спорт уены оештыра. Әлеге уенның төп максаты – “Мәгариф һәм Татарстан Республикасы укучылары сәламәтлеге” исемле программаны тормышка ашыру, балалар оешмалары, коллективлары эшчәнлеген үстерү.
Уен эстафеталар, спорт ярышлары, интекллектуаль бәйгеләр белән үрелеп барачак.
Уен этаплары:
– мәктәп эчендә (2008нче ел, сентябрь–ноябрь);
– район масштабында (2008нче елның декабрь – 2009нче елның январь аенда, каникул вакытында);
– зональ тур (2009нчы елның март аенда) – районнардан җыелма командалар чакырыла;
– республика этабы (2009нчы ел, май).
Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, дипломнар каралган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.