Казанда заманча һинд киносы фестивале башлана
Казанның “Мир” кинотеатрында бүгеннән заманча һинд киносы фестивале башлана һәм 6 мартка кадәр дәвам итә.
Кино карарга яратучылар дөнья кинематографиясенең иң җете һәм уңай агымнарының берсенең яңа дулкынында тибрәнә алачак: оештыручылар фильмнарны элекке стереотипларны юып төшерерлек итеп сайлап алган, дип хәбәр итә ТРның “Татаркино” дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе матбугат хезмәте.
Болливуд киносының традицион романтик жанрдагы картиналарына мөкиббән китүчеләр исә “Пока я жив” дип аталган мәхәббәт тарихы турындагысын, шулай ук дуслык һәм тугрылык турындагы “Три идиота”, “Студент года” комедияләрен, “Донор Вики” мавыктыргыч фильмын карый ала.
Фестиваль кысаларында Россиянең “Байкеры 3” (2013) триллеры премьерасы да тәкъдим ителә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru