Бөек халкымның мәшһүр улына хат
Республикабызның беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев әйткәнчә, без XX нче гасырда синең белән яшәдек, XXI гасырда да синең белән горурланабыз. Синең мирасың яшәгәндә, милләтебез дә яшәр. Татар халкы милләт булып яшәгәндә, син дә яшәрсең, Тукай!
Әсәрләрең буыннан-буынга күчеп яшәп килә. Менә бүген дә без шул үлемсез шигырьләрне, әкият-поэмаларны укыйбыз, тирән уйларга салган көйләрне, җырларны җырлыйбыз һәм тыңлыйбыз.
Тәпи басып, тел ачылгач та без синең иҗатың белән таныша башлыйбыз. Әти-әниләр, әби-бабайлар авызыннан беренче тапкыр Шүрәле, Су анасы хакында ишетәбез. Мәктәпкә килгәч, син мәшһүребез белән ныклабрак танышабыз. “Исемдә калганнар”ыңны елый-елый укыйбыз.
Әйе, язмышың елатырлык, уйландырырлык синең. Сабый өчен дөньядагы иң зур һәм кирәкле булган ата-ана мәхәббәтен татып кына каласың ич син. Биш айда – әтисез, 4 яшь булганда әнисез дә калып, дөньяның әчесен-төчесен татый башлыйсың. Бу язмышны мин беркемгә дә, хәтта дошманыма да теләмәс идем.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Бөек халкымның мәшһүр улына хат | 11.52 KB |