Традицион булмаган ысул белән песнәк һәм карабүрек кошларын ясау
- Хәерле иртә, агачлар!
- Хәерле иртә, кошлар!
- Хәерле иртә, кояш!
- Хәерле иртә, дуслар!
- Балалар, бүген безгә почтадан хат китерделәр. Адресын укып карыйк әле, хат кемгә икән (адресны укый). Хат безнең төркемгә килгән, ачып укыйк әле. Хат Урманчы бабайдан килгән.
“Кадерле, балалар! Җәй көне урманым кошлар тавышыннан шаулап торды. Көз җитүгә күчмә кошлар җылы якка киттеләр, кышлаучы кошларның да күбесе авылга кешеләр тирәсенә күченде. Урманым тынып калды, миңа бик күңелсез. Мин бигрәк тә песнәк һәм карабүрек кошларын ошатам. Балалар, сез миңа ярдәм итмәссезме икән, миңа песнәк һәм карабүрек кошларын ясап җибәрмәссезме икән.”
Балалар нишлибез, Урманчы бабайга ярдәм итәбезме? Ярдәм иткәнче, мин сезне тикшереп карамакчы булам, сез кышлаучы кошларны беләсезме икән. (“Кышын кошлар”презентациясен карау, кошларның исемнәрен атауларына ирешү-песнәк, чыпчык, ала карга, саескан, тукран, карабүрек, чукыр.)
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Традицион булмаган ысул белән песнәк һәм карабүрек кошларын ясау | 15.94 KB |