Китап укырга гына түгел, күргәзмә карарга да...
Татарстан Милли китапханәсе укучылар игътибарына көнкадак темаларны колачлаган өч күргәзмә эшли башлады.
Мәдәният елында «Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелу аеруча әһәмиятле, дип хәбәр итәләр китапханәдән. Экспозициядә урын алган китаплар Казан шәһәренең эре мәдәни үзәк икәнлеген ачык чагылдыра. Күргәзмәдә Татарстан башкаласы – 1000 еллык тарихы булган Казан турында китаплар, фоторәсемнәр; борынгы Казан тарихы буенча язма чыганаклар; Кремль, мәчетләр архитектурасын өйрәнү буенча тәфсилле мәгълүмати белешмәләр куелган. Экспозиция болгар, татар һәм дөньяви ислам цивилизациясенең үзара бәйләнешләре, үзенчәлекле татар архитектура традицияләре формалашу турында сөйли.
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулуга багышлап «Әфган «кызалаклары» күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмә илебез тарихындагы иң аянычлы вакыйгага – мәгънәсез кан коюдан торган әфган сугышына багышланган. Чит җирләрдә меңләгән совет хәрбиләре башларын салдылар. Алар арасында безнең якташларыбыз – татарстанлылар да күп. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар әфган сугышында катнашкан ватандашларыбызның сугышчан юлын чагылдыра, ди проект авторлары.
«Тел язмышы – халык язмышы» күргәзмәсе исә, Халыкара туган тел көненә багышлана. Ул Татарстан Республикасында Телләр турындагы законны тормышка ашыру мәсьәләләрен, шулай ук социолингвистика, этнолингвистика, педагогика буенча гомуми теоретик мәсьәләләрне яктырта.
Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендәге күргәзмәләр мәдәният, тарих, туган тел белән кызыксынучы киң катлам җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә.
Чыганак: http://www.intertat.ru