Арчаның барлык урта мәктәпләрендә “Автомобиль йөртүче”, “Тракторчы-машинист” һ.б һөнәрләр үзләштерелә
17 Feb, 2014 Гөлназ Талипова 0
Арча районының барлык урта мәктәпләрендә В һәм С категорияле “Автомобиль йөртүче”, “Тракторчы–машинист” һөнәрләре үзләштерелә. РОСТО (ДОСААФ)ның автосыйныфлары узган елда “В” категорияле 143, “С” категорияле 130 машина йөртүче һәм 42 тракторчы әзерләп чыгарган. Бу һөнәрләрдән тыш, 5 мәктәп укучыларга тегүче, ЭВМ операторы, кондитер, автослесарь һәм башка белгечлекләр буенча да белем бирә.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat