Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министырлыгы педагогик хезмәткәрләрнең квалификация үсешен, аларның хезмәткә хәзерлек дәрәҗәсен бәяләүнең өлкәара системасын булдыру проектын тормышка ашыра башлады
2014 нче елның 13 нче февралендә югары һөнәри белем бирүче Федераль дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе “Россия дәүләт һөнәри-педагогика университеты” ның интеграл база кафедрасында ТР икътисады өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча үзара ярдәмләшү турындагы Шартнамәгә кул куелды.
Хезмәттәшлекнең максаты - оптимизациягә юнәлдерелгән ресурсларны берләштерү хисабына һонәри белем бирүнең сыйфатын, нәтиҗәлелегенен, дәрәҗәсен арттыру һәм квалификацияле эшчеләр һәм белгечләр әзерләүдә аларны максималь нәтиҗәле куллану.
Моннан бераз гына алданрак, икътисад өчен квалификацияле белгечләр әзерләүне камилләштерү, хезмәттәшлекнең партнёрлык мөнәсәбәтләрен җайга салу һәм танып белү өлкәсендә, фәнни һәм белем бирү эшчәнлегендә үзара ярдәмләшү максатыннан, РДҺПУ ның структуралы бүлекчәсе сыйфатында, югары һөнәри белем бирүче шәхси мәгариф учреждениесе “ТИСБИ” идарә итү университеты”ында яңа интеграл базалы кафедра ачылды.( Интеграл базалы кафедра ачу турындагы Шартнамә, 2014 нче елның 21 нче гыйнвары).
Белешмә: Россия дәүләт һөнәри педагогика университеты(РДҺПУ) - ул югары һөнәри белем бирүче федераль дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе(Екатеринбург шәһәрендәге югары уку йорты). Аның составына Россия федерациясенең төрле шәһәрләрендәге 3 көллият, 8 институт һәм бүлек, 18 филиал һәм вәкиллек керә. Университетның ректоры - Дорожкин Евгений Михайлович, педагогика фәннәре докторы, профессор, педагогик белем бирүнең Халыкара фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы. Студентлар саны: 20000 артык кеше. Россия дәүләт һөнәри педагогика университеты – Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән читтә урнашкан булса да, Россия университеты статусына ия булган бердән-бер югары уку йорты. РДҺПУ квалификация күтәрү һәм белгечләрне яңадан укыту өчен төзелгән программалар, уку йортлары өчен сирәк очрый торган җиһазлар тәкъдим итә.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat