“ТРда дәүләт телләре һәм ТРда башка телләр турында”гы закон ТР дәүләт телләрен тигез күләмдә өйрәнү мәсьәләсен җайга салучы нормалар белән тулылана
“РФдә мәгариф турында”гы ФЗ һәм “Мәгариф турында”гы ТР Законы кабул ителеп, тормышка ашырыла башлау Татарстан Республикасының 35 законына үзгәрешләр кертүне таләп итә. Моңа кагылышлы “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы закон проектын бүген ТР Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта кабул иттеләр. ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов закон проектының асылы белән депутатларны таныштырып үтте.
Ул санап киткән законнар арасында “Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру турында”, “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм итү турында”, “Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында”, “Китапханәләр һәм китапханә эше турында”, “Һөнәр берлекләре турында”, “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гылары, республиканың Экология һәм Урман кодекслары һ.б. бар.
Әлеге законнарга кертелә торган үзгәрешләр терминология мәсьәләләре белән бәйле. Республика законнарындагы терминнар “РФдә мәгариф турында”гы ФЗда һәм “Мәгариф турында”гы ТР Законында булган терминнар һәм төшенчәләр белән тәңгәлләштерелә.
Министр аңлатып киткәнчә, “Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында”гы законны Татарстан Республикасы дәүләт телләрен тигез күләмдә өйрәнү мәсьәләләрен җайга салучы нормалар белән тулыландыру көтелә.
Моннан тыш, бүген каралган закон проекты белән “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы ТР Законына үзгәрешләр кертелә. Бу “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы ФЗ кабул ителү белән бәйле. Федераль закон дини оешманы гамәлгә куючы (аның эшчәнлегендә катнашучы, әгъзасы) була алмый торган затларны билгели.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat