Татар мәктәпләре укучылары өчен татар теленнән республика олимпиадасы
Республика мәктәпләрендә татар телен укытуны камилләштерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, сәләтле укучыларны сайлап алу максатында 2014 нче елның 9-11нче февралендә татар мәктәпләре укучылары өчен татар теленнән республика олимпиадасы үткәрелде.
Олимпиадада 9 нчы сыйныфлардан – 52 укучы, 10 нчы сыйныфлардан – 51 укучы, 11 нче сыйныфлардан 52 укучы катнашты.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча түбәндәге укучылар җиңүче дипломына лаек булды:
- Казан шәһәре Мәскәү районының Казан Федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Шаһвәлиева Зәйнәп (укытучысы - Хисаметдинова Флера Рәис кызы);
- Лениногорск муниципаль районы Түбән Чыршылы урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Әхтәмова Рәзилә (укытучысы - Сафина Рузалия Солтан кызы);
- Казан шәһәре Киров районының 4 нче гимназия-интернатының 11 нче сыйныф укучысы Гыйззәтуллина Илүзә (укытучысы - Сафина Рузалия Солтан кызы).
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat