belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Төмәндә Татар мәдәнияте көннәре узачак

Төмәндә Татар мәдәнияте көннәре узачак

13 Feb, 2014 Гөлназ Талипова 0
Төмәндә Татар мәдәнияте көннәре узачак
Россия
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

http://www.intertat.ru/tt

Тиздән Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре башланып китәчәк. Бу төбәктә гомер итүче милләттәшләребез хәзерге вакытта әлеге чарага әзерлек эшләре белән йөри.

Бәйрәм чаралары 22 февраль көнне Төмән шәһәрендә башланачак һәм 2 мартка кадәр дәвам итәчәк. Татар мәдәнияте көннәрен “Себер татарларының традицион мәдәнияте һәм көнкүреше” дип аталган фотокүргәзмә белән ачып җибәрергә уйлыйлар. Шунда ук балалар арасында үткәрелгән рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясалырга тиеш.

Шул ук көнне шәһәрнең иң зур мәдәният йортларының берсендә әлеге бәйрәм чараларының рәсми ачылышы булачак. Анда Төмән өлкәсенең татар җырчы һәм биючеләре катнашачак, дип ышандыра оештыручылар.

Бәйрәм чаралары Төмәннең үзендә генә түгел, ә татарлар күпләп яшәгән башка төбәкләрендә дә үткәрелергә тиеш. “Дуслык” халык хоры һәм “Тамаша” ансамбле район һәм авыллар буйлап гастрольләргә чыгарга уйлый.

Төп яңалык исә – быел Төмәндә беренче мәртәбә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында татар җырлары бәйгесе үткәреләчәк. Анда теләге булган һәркем катнаша ала.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 23.08.2014 - 11:32):https://belem.ru/node/4960