2014 елның 7 нче февралендә Минзәлә махсус VIII нче төр интернат – мәктәбенең “Бәхет аланы” шәһәр яны сәламәтләндерү лагеренда Сочида узучы 22 Кышкы Олимпия уеннарына багышланган зур спорт бәйрәме узды
Олимпияда – 2014 багышланган тантаналы чарада катнашу өчен Татарстан Республикасының барлык балалар йорты тәрбияләнүчеләр һәм интернат – мәктәп балалары килделәр. Бу спорт бәйрәмендә зур кунаклар: Татарстан республикачының мәгариф һәм фән министр урынбасары Гыйинатуллина Светлана Владимир кызы, Минзәлә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Шагалиев Илгизәр Тимерхан улы, ҖЧҖ “Генерирующая компания”сенең гомуми сораулары буенча генераль директор урынбасары Краснов Анатолий Василий улы, ҖЧҖ “Сетевая компания”нең генераль директор урынбасары Лукин Вадим Анатолий улы һәм Минзәлә муниципаль районының башка җитәкчеләре. Барлык катнашучылар Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры тарафыннан бирелгән истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. ҖЧҖ “Сетевая компания” оештырган Зәй музыка мәктәбе укучылары тарафыннан куелган концерт балаларга һәм кунакларга тере музыка дөньясына күмелергә мөмкинлек бирде. Шушы тантаналы чараны үткәрүдә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, Минзәлә муниципаль районының администрациясе һәм якын дуслар – Татарстан Республикасының энергетиклары күп өлеш кертте. Һәрбер тәрбияләнүче Олимпия утының бер өлешен, Минзәлә җирендә узган җылы матур истәлекле мизгелләрен үзе белән алып кайтып киттелләр.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat