“Р.Фәхретдин. Гаилә” һәм “Г.Буби. Хатын-кызлар” дип аталган китаплар тәкъдим ителәчәк
10 Feb, 2014 Гөлназ Талипова 0
Бүген ТР Фәннәр академиясендә “Р.Фәхретдин. Гаилә” һәм “Г.Буби. Хатын-кызлар” дип аталган китаплар тәкъдим ителәчәк. Әлеге хезмәтләр гаилә һәм тәрбия темасына багышланган.
Оештыручылар - ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәгеннән хәбәр иткәнчә, бер китапта татарча да, русча да текстлар бирелгән. Билгеле булганча, иске татар язуы белән бирелгән бу хезмәтләрне татар халкы бик яратып укыган.
Тәкъдим итү кичәсендә галимнәр, мәктәп директорлары, киң җәмәгатьчелек катнашачак.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru