Медицина көллиятләре арасында “Татар кызы-2014” республика бәйгесе узды
9 Feb, 2014 Гөлназ Талипова 0
Узган елны әлеге бәйге Казан медицина көллияте студентлары арасында гына узса, бу елны беренче тапкыр республика күләмендә үтте.
Катнашучылар мультимедия ярдәмендә булачак һөнәрләренә бәйләп үзләре белән таныштырудан тыш, татар халкы тарихын, гореф-гадәтләрен, медицина терминологиясен белүдә көч сынаштылар, экскурсоводлыкта (уку йорты урнашкан шәһәр белән таныштыру), бишек җырларын башкаруда һ.б. бәйгеләрдә иҗади осталыкларын “ачтылар”.
9 катнашучы арасыннан җиңүче булып Минзәләдән Айзирә Хәмәдишина танылды.
Чыганак: http://tatarile.org