“Мәгариф” журналының 100 еллыгы уңаеннан, Казанда фәнни-гамәли конференция була
Республикабыздагы иң өлкән басмаларның берсе булган “Мәгариф” журналы нәшер ителә башлауга 100 ел тулды. Шул уңайдан Казан (Идел буе) федераль университетының Гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институты, “Мәгариф” журналы редакциясе, “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте, Татарстан журналистлар берлеге «Белем һәм тәрбия чарасы буларак татар журналистикасы” дигән темага фәнни-гамәли конференция уздырырга җыена.
Конференция 2014 елның 26-27 февралендә “Татмедиа”, Татарстан журналистлар берлеге һәм КФУ биналарында узачак.
Фәнни-гамәли конференция кысаларында түбәндәге секцияләр эше планлаштырыла: “Белем һәм тәрбия бирүдә гаммәви коммуникация чаралары һәм яңа технологияләрнең роле”, “Татар журналистикасында мәгариф басмаларының үсеше”, “Мәгърифәтче журналистлар мирасы”, “Басма һәм электрон мәгълүмат чараларында сөйләм культурасы проблемалары”.
Конференция йомгаклары буенча фәнни җыентык бастырып чыгару күздә тотыла.
Конференция программасының проекты КФУның Гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институты һәм “Татмедиа” ААҖ сайтларында игълан ителәчәк, дип хәбәр итә “Матбугат.ру”.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Фикерләр
Раил Гатауллин
13 Февраль, 2014 - 09:21
Permalink
Гаризалар
Конференциядә катнашу өчен заявкаларны 14 февральдән дә соңармыйча tat.konf-2014@mail.ru электрон адресына җибәрүегез сорала.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин