Укучылар өчен профиль смена «SaaS-сервислар эшкәртмәсе» IT-Jump республика проекты кысаларында
2014 нче елның 15-21 нче февраленә кадәр «Байтик» компьютер лагере базасында (Крутушка поселогы) укучылар өчен «SaaS-сервислар эшкәртмәсе» буенча профиль смена Казан шәһәренең IT-парк үзәге IT-Jump республика проекты белән берлектә үткәрәчәк.
Укучылар смена барышында веб сервис һәм челтәрле телефоннарның Интернет - өстәмәләрен булдырачак. Командаларда эш икедән алып бишкә кадәр кеше белән башкарылачак. Укуның эффектлылыгын арттыру өчен, укучыларга шәхси яки мәктәп ноутбуклары белән командада катнашырга тәкъдим итәбез.
Программада:
Web-технологияләр (HTML, CSS, JavaScript, jQuery, PHP, MySQL) буенча яңача оештырылган мастер-класс, Интернет- проектларның алга китеше һәм дәвамчанлыгы, дизайнлау һәм проектлар методы, финанс аналитигы, командаларда эшләү һәм басма проектларны яклау тренингы, проект эшчәнлеге һәм проектларны яклау конкурслары каралган.
Сменага Web-страница ( бите) белән эшләү тәҗрибәсе булган , дизайн яки нинди дә булса программа (Pascal, C и т.д.) белән таныш булган укучылар чакырыла.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru