Татар халык әкияте – “Кәҗә белән Бүре”
31 Jan, 2014 Гөлназ Талипова 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Алших урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Юнысова Люция Әсхәт кызы
Максат:
- Әкият төре белән танышуны дәвам итү.
- Укучыларның иҗади эшләү күнекмәләрен, хәтерләү сәләтен үстерү.
- Мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү, төп фикерне әйтеп бирә белү, сөйләм телен баету.
- Әдәплелек, кешелеклелек тәрбияләү. Акыллы җиңүче булуын күрсәтү.
Җиһазлау:
Интерактив такта, презентация, музыкаль әсәрләр, дәреслек, карточкалар, аудиоязма.
Дәрес тибы: яңа белем – мәгълүмат бирү.
Дәрес барышы.
1.Оештыру өлеше. Исәнләшү.
- Исәнмесез! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? Дәресебезне “Табышмак әйтәм” уены белән башлыйк әле.
Сакаллы килеш туа,
Берәү дә гаҗәпләнми. (Кәҗә)
Сорыдыр төсе,
Усалдыр үзе.
Урманда йөри,
Куяннар эзли. (Бүре)
- Болар нәрсәләр? (Хайваннар)
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Татар халык әкияте – “Кәҗә белән Бүре” | 19.04 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: