belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы

Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы

31 Jan, 2014 Гөлназ Талипова 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы
Ресурс авторы: 
Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исхакова Рима Мөхәррәм кызы

Бүген мәктәпләрдә белем-тәрбия мөнәсәбәтендә үзгәрешләр кертү зарурилыгы килеп басты. Хәзерге вакытта белем һәм тәрбия бердәмлеге тулысынча тормышка ашырылмый. Белем бирү вакытында күп мәгълүмат бирү укучыларда әхлакый сыйфатлар формалаштыруны арткы планга күчерде.

Белем бирүдә рухи тәрбия бирү идеясе бүген ата-аналарның да заказы булып тора. Әхлак тәрбиясе бирү - балалар учреждениеләренең төп бурычы да ул. Укучы мәктәптә көне буе укытучылар, мәктәп эшчеләре белән аралаша. Аңа көне буе “яхшы бул!” дип сөйләп торып, үзең шул сыйфатларга ия булмасаң, бернинди нәтиҗәгә дә ирешә алмыйсың. Бәлки бала каршында “икейөзле” булып кына калырга мөмкин. Шуңа күрә дә укытучының үзенә күркәм холыклы булырга, шәхси үрнәк күрсәтергә кирәк. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин бине Фәхреддин үзенең “Адабе тәгълим” исемле китабында “Баланы укытырга биргән вакытта иң элек игътибар итәчәк нәрсә – укытучы табу һәм ул укытучының вазифасын үтәвендә көче булу-булмавын яхшы аңлаудыр...”
Укытучы нинди булырга тиеш соң? Аның вазифалары нидән гыйбарәт? Ризаэддин Фәхреддин укытучының 13 вазифасын тәфсилләп аңлата.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы 13.7 KB
Ресурс төре: 
Мәкалә
Тематика: 
Ризаэддин Фәхреддин
Предметлар: 
Педагогика һәм тәрбия
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 26.08.2014 - 15:20):https://belem.ru/node/4917