Милли китапханәдә - татар галимнәре хезмәтләре
Татарстанның Милли китапханәсендә үзенчәлекле күргәзмә эшли башлады. Мөхәммәд пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) дөньяга килгән айда мөселман ил-дәүләтләрендә Мөхәммәд пәйгамбәргә кагылышлы күп чаралар үткәрелә. Милли китапханә дә әлеге чаралардан читтә калмады.
Биредә бөек тарихи шәхес истәлегенә багышланган күргәзмә әзерләнде. «Мөхәммәт пәйгамбәр – галәмнәргә җибәрелгән рәхим-шәфкать иясе» дип аталган экспозиция китапханәнең Уку залында урнашкан.
Мөхәммәд пәйгамбәрнең мәүлиденә багышланган күргәзмә китап укырга килүчеләрдә зур кызыксыну уята. Биредә Мөхәммәд пәйгамбәргә иңгән Коръән Кәримнең 1901 елгы Казан басмасы, пәйгамбәрнең хәдисләре тупланган кайбер китаплар һәм аның тормышын тасвирлап татар галимнәре язган хезмәтләр урын алган, дип хәбәр итә проект авторлары.
Күргәзмә 2014 елның 10 апреленә кадәр эшләячәк.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt