Казанда "Хөсәен Әмирхан һәм традицион мөселман мәхәлләсе моделе” дип аталган фәнни-гамәли конференция үтә
Бүген Казанның “Ярдәм” мәчетендә күренекле дин әһеле һәм галим, тарихчы, мәгърифәтче Хөсәен Әмирханның тууына 200 ел тулу уңаеннан, "Хөсәен Әмирхан һәм традицион мөселман мәхәлләсе моделе” дип аталган фәнни-гамәли конференция үтә.
Конференцияне “Ярдәм” мәчете Россия ислам институты, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, “Әмирхания” фонды белән берлектә оештыра.
Фәнни җыенда Хөсәен Әмирхан һәм татар традиционализмы; “традицион ислам” терминын аңлау проблематикасы: төп билгеләмәләр; татарларда ислам эволюциясе һәм татар моделе формалашу; татар милли мәгарифе һәм теленең дини-милли кыйммәтләр нигезендә үсеше; татар-мөселман гаиләсе институты; татар-мөселман мәхәллә системасы; Россиядә мөселман оешмаларының хакимият органнары белән мөнәсәбәтләр коруы дигән мәсьәләләр карала.
Хөсәен Әмирхан татар тарихы фәне үсешенә зур тәэсир ясаган шәхес. Мөселман дөньясы тарихында эз калдырган шәхесләргә багышланган тарихи-библиографик хезмәтләр авторы. Татар телендә Коръән тәфсире “әл-Фәваид”ны язучы (1870-80 еллар). “Тәварихе Болгария” (1883), “Нөҗүмет-тәварих” (1884), “Шәҗәрәи галия фи бәян әл-әнсаб” (1884), “Тәварихе биладә рәбига, ягъни Мәккә вә Мәдинә вә Бәйтелмөкаддәс вә мөкам Хәлили-әр-рахманның фиһристе” (1870-80) китапларын яза.
Ул Чистай, Казан, Бохара мәдрәсәләрендә укый. 1846 елда Казанга кайта, 1849 елдан - Яңа Татар бистәсендә Иске таш мәчет имамы. “Әмирхания” мәдрәсәсендә укыта.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru