Сарман аграр көллиятендә яңа спорт залы булачак
30 Jan, 2014 Гөлназ Талипова 0
Хәзерге көндә Сарман аграр көллияте базасында спорт залы төзү эшләре бара. Аның мәйданы 754 квадрат метр тәшкил итәчәк.
Спорт залы 2012 елның ноябрь аенда төзелә башланган. Хәзер анда эшкәртү, матурлау эшләре алып барыла. Объект киләсе уку елы башына ачылыр дип көтелә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru