БДИга каршы фикерләр арта.
22 Jul, 2008 Сылу 0
Сонгы ел эчендә Бердәм дәүләт имтиханнарын кертү белән канәгать булмаучылар саны бер ярым тапкырга арткан.
Әле узган ел гына БДИ турында сораштыруда катнашкан респондентларның 28 проценты имтихан бирүнең бу ысулын хуплаган иде. Быел БДИны уңай билгеләгәннәр 18 процентка калган. Ә менә каршы төшүчеләр елдан–ел арта гына. Былтыр бу сан 28 процент булса, быел – 36 процент. Бу мәгълүматларны “Җәмәгать фикере” исемле фонд биргән. Сораштыру географиясе дә киң.
Тагын бер кызыклы факт – сораштыруда катнашкан һәр бишенче кеше мәгариф өлкәсендәге әлеге зур реформа турында беренче тапкыр ишетә.
Чыганак: www.5ballov.ru