Казанда Казакъстан фотографының күргәзмәсе ачылды
Казан үзәгендә - ТР халыклары дуслыгы йортында профессиональ фотограф, Казакъстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Рәфхәт Хәләловның фотокүргәзмәсе ачылды.
“Казакъ далаларыннан дуслык җиле” күргәзмәсе 100 фотосурәтне үз эченә ала: анда танылган сәясәт эшлеклеләре, шагыйрьләр, язучылар, артистлар, милли диаспора вәкилләре һәм ветераннар төшерелән. Рәсемнәрдә Казанның истәлекле урыннарын да күреп була, шулай ук төрле урыннарда ТР Президентын да.
Күргәзмә ачылышында Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Әскәт Нускабаев, ТР мәдәният министры урынбасары Гузәл Нигъмәтуллина, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, ТРдагы казакъларның “Казакъстан” милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Сәгыйть Җаксыбаев, ТР халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һ.б. шәрәфле кунаклар булдылар.
“Казакъстан Республикасының Генераль консулы буларак минем өчен күргәзмәне Россиядә һәм Татарстанда Мәдәният елының 1 нче аенда ачу - бик символик күренеш. Казакъстан һәм Татарстан бердәм тарихка ия. Без – тугандаш халыклар, безнең халыкларның язмышлары тыгыз үрелгән. Казакъстанның күп кенә танылган кешеләре хәзерге КФУын тәмамлады. Бүген безнең мәдәни-гуманитар хезмәттәшлегебез югары дәрәҗәдә булган өчен, Татарстанга бик зур рәхмәт”, - дип билгеләде Әсхәт Нускабаев.
“Мин Татарстанның Казакъстан белән хезмәттәшлеге чәчәк ату чорын кичерүенә шатмын. Билгеләп үтим: үткән елда БДБ илләреннән Казакъстанда иң күп Сабан туйлары үтте, икесендә Рөстәм Миңнеханов булды”, - диде Гүзәл Нигъмәтуллина.
Ирек Шәрипов билгеләп үткәнчә, бүгенге күргәзмә бик кыйммәтле, чөнки ике зур халыкны берләштерә. Мондый күргәзмәне ачу – дөрес карар.
Рәфхәт Хәләлов сөйләгәнчә, ул Казакъстанда туган, милләте буенча - татар. Университетны тәмамлагач, фотограф булып эшли башлаган. Хәзерге вакытта фотохәбәрче булып эшли.
Рәфхәт Хәләловка күбесенчә балалар, Казакъстанның милли традицияләре, табигате турында сюжетлар төшерергә ошый. Әлеге күргәзмә аның эшчәнлегендә - 4 нче.
Рәфхәт Хәләлов Казанда булып, фотолар төшергән һәм, шәһәр халкына күрсәтү өчен, иң яхшы эшләрен монда алып килергә булган.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru