Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның россия студентлары бәйрәме – Татьяна көне уңаеннан котлавы
Кадерле студентлар!
Россия студентлары бәйрәме уңаеннан иң ихлас тәбрикләүләремне кабул итегез!
Студент еллары – күңелле һәм нәтиҗәле вакыт, яшүсмерлек белән олы тормыш арасындагы чиктәш чор. Студент еллары шул ук вакытта кешенең шәхси һәм һөнәри үсеш, әйләнә-тирәне тирәнрәк тану вакыты да булып тора.
Хәтер упкылларында мәңге сакланачак ошбу студент елларында Сез үзегезгә кирәкле белем һәм гыйлем туплыйсыз, яңа кешеләр белән очрашасыз, яңа дусларыгыз барлыкка килә, беренче җитди җиңүләр яулыйсыз. Бервакытта да алга барудан курыкмагыз һәм шул очракта Сезнең фәнни һәм иҗади теләкләрегез һәм хыялларыгыз һәрчак тормышка ашачак!
25 гыйнварда билгеләп үтелә торган Татьяна көне (Россия студентлары бәйрәме) – барлык буын студентларының берләшү көне. Ник дигәндә, кеше югары уку йортын ничәнче елда тәмамлавына карамастан, ул күңелендә һәрвакыт кызыксынучан, яңа ачышларга әзер студент булып кала.
Бүгенге көндә Татарстанда 180 000нән артык студент исәпләнә.
Әлеге бәйрәм көнендә һәрберегезгә онытылмаслык һәм могҗизалы студент еллары хакында күркәм истәлекләр туплавыгызны һәм саклавыгызны, киләчәккә өметле каравыгызны һәм киләчәкне үзегезнең горур энергиягез, максатчан карашыгыз, хезмәткә мәхәббәтегез һәм сәләтегез белән гадел төзүегезне телим. Җәмгыятьнең иң актив катлавы буларак, яңа кыйммәтләрне һәм идеяләрне киләчәк буыннарга тапшыру максаты, шул рәвешле, киләчәкнең нинди булачагын билгеләү, Сезгә йөкләнелә.
Хәерле сәгатьтә, бәйрәм белән, дуслар!
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat