Әлмәтлеләр балалар бакчасына түләгән өчен акчалата компенсацияне алырга ашыкмый
21 Jan, 2014 Гөлназ Талипова 0

Әлмәтнең Халыкны социаль яклау идарәсенә бүгенге көндә өстәмә компенсация алуга гаиләдәге һәр кешегә 20 мең сумнан азрак керем булган гаиләләрдән 4814 гариза кергән. Бу әлеге субсидиягә дәгъвалый алган гаиләләрнең 50 проценты гына дигән сүз.
Ата-аналардан гаризалар кабул итү дәвам итә, дип белдерә идарә хезмәткәрләре. 2013 елда моны эшләргә өлгермәгән кешеләр гаризаны 2014 елның гыйнварыннан тапшыра ала. Субсидия әлеге айны да кертеп түләнәчәк. Февраль аенда гариза бирүчеләр, ярдәмне елның икенче аеннан гына ала башлаячак.
Хәзерге вакытта Әлмәт муниципаль районында балалар бакчаларына 11 мең 608 сабый йөри.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
