Норлатның Киекле авылында балалар бакчасы төзеләчәк
19 Jan, 2014 Гөлназ Талипова 0
Норлат муниципаль районының Кизләү авылында яңа балалар бакчасы булачак. “Иң мөһиме, балалар бар, бакчасын ничек тә булдырырбыз”, – диде Киекле авыл җирлеге җыенында катнашкан район башлыгы Равил Кузюров Кизләү халкының балалар бакчасы турында соравына.
Биредә бүген мәктәпкәчә яшьтә 47 бала исәпләнә икән, әлегәчә балаларны Богдашкинога йөртергә мәҗбүрләр. Бу җирлектә ел саен күтәрелә торган сорау быелдан һәм Киекле, һәм Кизләү өчен көн тәртибеннән төшеп калырга охшый: Киекледә быел дәүләт программасы буенча 50 балага исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк, ә Кизләүдә мәктәп бинасындагы бүлмәләрне бакча итеп җайлаштырырга, дип килештеләр.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru