Дәү әнидә кунакта (Мәктәпкә әзерлек төркеме белән күңел ачу программасы)
Максат һәм бурычлар:
• Балаларда туган халкына, туган теленә карата горурлык хисе, мәхәббәт тәрбияләү.
• Халык иҗаты, аның бай мирасы белән кызыксыну теләге уяту, шул хисне үстерү, тирәнәйтү.
• Балаларның рухи дөньясын баету, иҗатка омтылышы булган балаларның сәләтен үстерү.
• Халкыбыз бәйрәмнәрен, йолаларнын, гореф - гадәтләре белән таныштыруны дәвам итү, камилләштерү.
• Халык җырларын күмәк өйрәтү.
• Бәет, җишек җырларын аккомпониментсыз, төп тональлекне саклап җырларга өйрәтү.
• Татар халык бию элементлары белән таныштыруны дәвам итү, бию хәрәкәтләрен өйрәтеп, биюне тигез ритмда башкару.
• Түгәрәк уеннары, уен эчтәлеге белән тирәнтен танышу.
Авыл өе. Залның ике ягына сәке куелган, өсләренә сугылган палас җәелгән. Лирик, талгын музыка яңгырый.
А.б.:
Исәнмесез диеп башлыйм әле
Танышу бит шулай башлана
Сезнең белән очрашканга, дуслар,
Күңелебез шундый шатлана.
Бер күрешү – бер гомер, дип,
Дога кыла Ак әбиләр.
Яңа төсмер, мәгънә ала
Борынгы җыр, иске көйләр.
(Көй ишетелә, Залга самавыр күтәреп әби керә.)
Әби:
- И, никадәр кунаклар җыелган. Исәнмесез. Мин дә кунаклар көтәм әле. Самавырым гына озак кайнады. Самавыр озак кайнаса, кунак көтә, диләр. Чыннан да, кунаклар да килә бугай.
(“Моңнар кайтсын авылга” дигән көй яңгырый. Балалар залга керәләр.)
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Дәү әнидә кунакта (Мәктәпкә әзерлек төркеме белән күңел ачу программасы) | 230.25 KB |