Безгә нинди кыз кирәк? (Р.З.Хәйдәрова дәреслеге белән эшләүче рус төркемнәренең 7нче класс укучыларына “Сингапур методикасы” кысаларында һәм Р.Фәхреддиннең “Ялгыз кыз балалар өчен” дигән хезмәтенә нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсе.)
Максат: рус төркемендәге балаларны күренекле татар мәгърифәтчесе Риза Фәхреддин белән таныштыру; тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү һәм ныгыту; әхлакый тәрбия бирү.
Җиһазлау: диск, компьютер, видеопроектор; Р.Фәхреддин китапларыннан һәм аның турында язылган газета – журнал материалларыннан күргәзмә (дәреслек авторы– Р.З.Хәйдәрова, 2008).
“Сингапур методикасы”н кулланган очракта, алдан хәзерлек эшләре:
1. Өстәлләр төркемнәрдә 4әр укучы эшләрлек итеп борып куела;
2. Өстәлдә МЭНЭДЖ МЭТ таблицасы куела: ул 4 өлешкә бүленгән – 1А, 2Б, 3А,4Б. Бер-берсенә карап утыручы (1нче һәм 2нче, 3нче һәм 4нче) укучылар – кара-каршы партнер (партнер по лицу) дип, ә рәттән утыручы (1нче һәм 4нче, 2нче һәм 3нче санга туры килгән) укучылар – иңбашы партнеры (партнер по плечу) дип атала.
3. Әлеге МЭНЭДЖ МЭТ инструменты белән укучыларны эшләргә өйрәтү өчен ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН (торырга – утырырга) структурасын куллану отышлы, чөнки ул балаларга кем белән кара-каршы утыруын, кем белән иңбашы партнеры булуын истә калдырырга ярдәм итә. М-н, А-укучылар баса, утыра, аннары Б-укучылар баса, утыра.