Алсу курчак кунакта (I кечкенәләр төркеме белән күңел ачу программасы)
17 Jan, 2014 Гөлназ Талипова 0
Ресурска кагылышлы рәсем:

Ресурс авторы:
I кв. категорияле музыка җитәкчесе Басыйрова Ч.И.
А.б.
- Исәнмесез, балалар, исәнмесез барчагызга. Без хәзер 1 кечкенәләр төркеме белән "Алсу курчак кунакта" дигән темага кечкенә генә күңел ачу күрсәтербез.
Күрәсезме чыршыны:
Матур итеп киенгән
Безгә калын урманнан
Ул кунак булып килгән.
- Балалар, игътибар белән карагыз әле, безнең залда нинди матур шулай бит. Залның түрендә иң матуры нәрсә ул балалар? (чыршы матурмы? матур бизәлгәнме?анда нинди уенчыклар бар? кайсы уенчыгы матуррак?)
А.б.
-Балалар, карагыз әле, чыршының утлары да нигәдер янмаган. Әйдәгез, бергәләп чыршының утларын кабызып карыйк? (чыршыга өрәләр, уты кабына, сүнә). Әйдәгез инде кулларны чабыйк, бәлки ул кабат кабыныр.
Матур чыршыны күреп туймыйбыз
Чыршы янында җырлап уйныйбыз.
"
Чыршы янында" җыры.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 78.03 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: