Яшел Үзән кызы Сочи Олимпиадасында җырлаячак
17 Jan, 2014 Гөлназ Талипова 0
Яшел Үзән шәһәренең 1нче лицее укучысы Устина Багрянская балалар хоры составында Сочида узачак кышкы Олимпия уеннарының ябылу тантанасында чыгыш ясаячак.
Кыз Санкт-Петербургта Мария театрында узган беренче репетициядә катнашырга өлгергән инде. Репетицияне Россия Президенты Владимир Путин да күзәтеп торган.
Яшел Үзән музыка мәктәбе укытучысы Гүзәлия Хәйретдинова сүзләренчә, кыз шактый авыр кастинг аша узган. “Моның өчен аңа бик нык тырышырга, 13 әсәр ятларга туры килде. Устина бик үҗәт һәм тырыш кыз. Тырышлыгының нәтиҗәсе дә озак көттермәде”, – дигән ул.
Чыганак: http://vatantat.ru