Камал театры Татарстан шәһәрләре буенча гастрольләргә җыена
Гыйнвар һәм февраль айларында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Татарстан Республикасы шәһәрләре буенча узачак гастрольләре кысаларында 4 спектакль тәкъдим итә.
Гыйнварда Камал театры спектакльләрен Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә, февральдә – Азнакай һәм Әлмәттә күрергә мөмкин.
Илфир Якупов, Камал театры директоры: «Камал театры чит илләргә гастрольләр белән еш бара, шулай ук, Мәскәү һәм Россиянең башка шәһәрләренә дә. Тик, шулай да, Татарстан шәһәрләренә гастрольләр безнең өчен аеруча мөһим һәм дулкынландыргыч. Бу безнең изге бурычыбыз. Без үзебезнең газиз татар тамашачыбыз белән очрашуны шатланып көтеп алабыз.
Камал театрының республика буенча гастрольләре түбәндәге тәртип тә үтәчәк
Түбән Кама:
24 гыйнвар 18.00, “Халык иҗат йорты” - "Мулла" Туфан Миңнуллин.
Яр Чаллы:
25 гыйнвар 18.00, “КамАЗ” Мәдәният сарае - "Мулла" Туфан Миңнуллин.
26 гыйнвар 12.00, “КамАЗ” Мәдәният сарае - "Авыл эте Акбай" Туфан Миңнуллин.
Азнакай:
3 февраль 19.00, Район Мәдәният йорты - "Искән җилләр көенә" Зөлфәт Хәким
4 февраль 19.00, Район Мәдәният йорты - "Бабайлар чуагы" Илгиз Зәйниев
Әлмәт:
5-6 февраль 19.00, Әлмәт татар дәүләт драма театры - "Бабайлар чуагы" Илгиз Зәйниев.
7 февраль - 19.00, 8 февраль - 18.00, Әлмәт татар дәүләт драма театры - "Искән җилләр көенә" Зөлфәт Хәким.
Чыганак: http://matbugat.ru