Мәктәпләрдә Интернет өчен кем түләр?!
18 Jul, 2008 Сылу 0
Билгеле булганча, “Мәгариф” милли проекты кысаларында 2006 елның сентябреннән Россиядә барлык мәгариф оешмаларын Интернет челтәренә кушу программасы тормышка ашырыла башлады. Моңарчы мәктәпләрнең Интернетка керү мөмкинлеге федераль масштабта тәэмин ителә иде.
Ләкин каядыр ике елдан мәктәп интернеты өчен урындагы хакимият түли башлаячак. Бу хәбәрне Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко хәбәр итте. Андрей Фурсенко регионнарның мәктәп интернетлары өчен түләячәкләренә шикләнми, чөнки регионнарның Интернетка кушылуы - бар илне мәгълүматлаштыруның бер өлеше.
Чыганак: www.5ballov.ru